Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы
Шәяхмәтова Ләйсән Фидаел кызы сайты
Тырышлык һәр авырлыкны җиңә!
Таныш булыйк!
Мин, Шәяхмәтова Ләйсән Фидаел кызы,1977 нче елның 26 нчы июнендә, кысла йолдызлыгы астында Мөслим районы Октябрь авылында специалистлар гаиләсендә туганмын. 1984 нче елны Октябрь сигезьеллык мәктәбенә укырга кердем. 1994 нче елны мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, һич икеләнүсез, Минзәлә педагогия көллиятенә юл тоттым. 1997 нче елның 26 нчы июнендә көллиятне тәмамлап, Мөслим районы Исәнсеф-Чишмә авылына башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнеп, эшкә кайттым. Анда 1999 нчы елның июненә кадәр эшләдем. 1999 нчы елның сентябреннән Түбән Кама шәһәренең №43 балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым. Анда 2003 нче елның 29 нчы августына кадәр хезмәт куйдым.
2003 нче елның 1 сентябреннән Мөслим районы Октябрь авылы урта мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып кайттым. Анда 2006 нчы елның августына кадәр эшләдем. 2006 нчы елның 1 нче сентябреннән Мөслим районы Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башладым. Бүген дә шушы хезмәтемдә һәм мин аны бик яратып башкарам.
Тормыш иптәшем Сирень белән ике бала тәрбиялибез. Кызыбыз Рүзилә Күбәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында,улыбыз Рәзил 7 нче сыйныфында укый.
Белемем- югары, НГПИ,2011 нче ел
Белгечлегем- башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Эш урыным- Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “ Күбәк уртаа гомуми белем бирү мәктәбе”.
Гомуми эш стажым -23 ел
Педагогик эш стажым – 23 ел
Квалификацион категориям - беренче.